Алдана курмэгез!

Узенне алдарга юл куйма!

   Халыкны алданулардан саклау максатында республикада социаль мошенниклыкка каршы игълан ителгэн «Узенне алдарга юл куйма» акциясенен икенче этабы бара.    Жинаятьлэрнен торе хэм саны ягыннан мошенниклык урлашулардан кала икенче урында тора. Хормэтле газета укучылар, мошенникларнын корбаны булмас очен,  мошенникларга  каршы сезнен белэн бергэ эшлэргэ, бергэ корэшергэ тиешбез. Жирлеклэрдэ халык белэн очрашулар уткэрэбез, кинэшле эш таркалмас дигэндэй, очрашуларга битараф булмасагыз иде. Килешэсездер, ин беренче чиратта, кешенен узендэ  уяулык хэм саклык булырга тиеш. Жирлектэ тэртип булуны телэгэн кеше, участок вэкиле, эчке эшлэр булеге белэн элемтэдэ тора.

   Элеге гади кинэшлэрне утэгэндэ акча хэм молкэтегезне саклап калырга момкин:

 

Котелмэгэн отыш турында SMS хэбэр алдыгыз.

Уйланыгыз! Чын призлар отышышында бервакытта да Сездэн акча сорарга тиеш тугеллэр. Узегезнен акчаларыгыз белэн аерылырга ашыкмагыз.

Сезгэ таныш булмаган номердан каушаган тавыш белэн Сезнен якыннарыгызнын хэвефле хэлгэ юлыкканнарын хэбэр итэлэр. Проблеманы чишу очен зур кулэмдэ акча кирэк.

Мошенниклар нэкъ шундый схема буенча эшли! Хэбэрнен дореслеген тикшеру очен, туганнарыгызга шалтыратиыгыз!

Сезгэ социаль хезмэтлэрдэн эшчелэр  килде.

Аларга ишек ачканчы, оешмаларга шалтыратып алар турында белешегез. Мошенниклар борчыла башларлар, э чын хезмэткэрлэр анларлар.

Сезгэ таныш булмаган кешелэр дару, медицина препаратлары башка тор эйберлэр тэкъдим итэлэр.

Белегез! Чын дарулар белэн ойдэн-ойгэ йореп сэудэ итмилэр. Аларны бары тик аптека, башка махсус магазиннарда гына сатып алырга ярый.

 

 

 

Мошенник корбанын эзли

Мошенник  корбанын эзли, э  корбан – мошенникны.

  

    Мошенниклык, ягъни, алдау яисэ ышанычка керу юлы белэн чит молкэтне урлау элеккеге криминаль кэсеплэрнен берсе булып кала бирэ. Сонгы вакытта ул технология хэм жэмгыять усешенэ карап камиллэшэ бара. Алдаунын яки ышанычка керу юлынын яна ысуллары барлыкка килэ. Аферистларнын корбаннары саны йозлэп тугел, менлэп исэплэнэ. Мошенник узенен корбанын эзли, э корбан мошенникны, чонки икесен дэ бер ук эйбер – файда хэм акча кызыктыра.

    Кешелэр мошенникларга акча эшлэп бирудэ узлэре ук актив ярдэм курсэтэлэр. Артык кызыксынучанлык, ышанучанлык, беркатлылык аферистларнын явыз гамэллэрен тормышка ашыруда топ сэбэплэр.

     Приз отуы турында соенечле хэбэр алган кеше кыйммэтле призга ия булу очен, формаль тулэулэрне башкарырга эзер. Лэкин соенечле хэбэрнен ахыры гына кунелсез тэмамлана. Телефоныгызга машина, кыйммэтле приз оту турында хэбэрлэр килгэне бардыр. Андый хэбэрлэр белэн артык кызыксынмаска, аларны телефоныгыздан шундук юкка чыгарырга кинэш итэбез.

     Мошенниклар  кешенен “карангы яклары” белэн дэ идарэ итэлэр. Тормыш иптэше яки танышынын сайтына кереп хэбэрен уку турында тэкъдим ителэ. Монын момкин тугеллеген анласалар да, кешелэр кармакка кызык очен элэгэлэр.            

Шулай ук кешенен эчке курку тойгылары белэн дэ уйныйлар мошенниклар. Андый тойгылар хэммэ кешедэ дэ бар. Мэсэлэн, туганнар яки якыннар очен курку, борчылу. Мондый очракларда мошенниклар  имеш тэ бэхетсезлеккэ очраган туганын коткару очен корбаннан акча талэп итэлэр. Мондый хэллэр безнен райондашлар белэн дэ булды. Кабат алдакчылар ятьмэсенэ элэкмэсэк иде.   

Аферистлар кармагына куп очракта олкэн яшьтэге кешелэр элэгэ. Яшь барган саен кеше ышанучанрак була. Лэкин кеше  пенсия яшендэ булмаса да, бу алдакчылар ятьмэсенэ элэкмим дигэн суз тугел. Сонгы вакытта мошенниклык    

 

Акча «реформасы»

Агымдагы елнын 27 февраль конне Чистай шэхэрендэ яшэуче 1938 нче елгы пенсионернын йортына узен социаль хезмэткэр дип алдап таныш булмаган хатын кыз утэ. Акча алмашыну хэйлэсе белэн эбинен 6 мен сум акчасына ия була ул.

Элеге жинаятьне кылуда 1984 елгы, тумышы белэн Удмуртия Республикасыннан Чеботарева Любовь Николаевна (шул ук Чериповская София Васильевна, 1984 елгы Пермь олкэсеннэн) эзлэнэ. Ул ВАЗ-21099 маркалы, чия тосендэге автомашинада хэрэкэт итэ. Рульдэ ир-ат булырга момкин. Эгэр элеге хатын-кыз турында мэгълуматыгыз булса, кичекмэстэн 02, 3-04-02 телефоннарына шалтыратсагыз иде. Хормэтле райондашлар, явыз ниятлелэрнен ятьмэсенэ элэгэ курмэгез.

 


28 февраль конне Чистай районында 1941 елгы пенсионерга карата шундый тордэге тагын бер жинаять кылына. Зыян куруче белэн электэн таныш булмаган хатын-кыз узен пенсия фонды хезмэткэре дип таныштыра. Ул хэзерге вакытта пенсия реформасы узуы турында анлата, пенсиядэ яна исэп-хисаплаулар хэйлэсе белэн 12 мен сум акчасын почта конвертына сала хэм остэлгэ куя. Мошенник хатын-кыз конвертка 30 минут кагылмаска куша, шул вакыт уткэннэн сон, кире кайтып акчаны алмаштырачагын эйтэ. Зыян куруче ханым, мошенник эйткэнчэ, конвертка кагылмый. 30 минуттан сон «пенсия фонды хезмэткэрен» котмичэ конвертны ачарга уйлый, лэкин анда акчалар булмый.  

Алданабызмы эле?!

     *** Телефон мошенниклыгы турында инде алдан язган хэм кисэткэн идек. Шулай булуга да карамастан, район узэгендэ яшэуче хэм эшлэуче ике  таксист алдакчылар ятьмэсенэ элэктелэр. «Вояж» хэм «Стар» такси хезмэтендэ эшлэуче диспетчерларга шалтыратып, таксистларны сорыйлар. Хезмэттэ булган таксистларга билгесез кеше узен «мин Геннадий Захарович Управлениедэн, милиция капитаны, тикшеру белэн килдем, майор белэн без хэзер эчке эшлэр булегендэ, мин эйткэн телефон номерына акча салырсын, чегын ал, кибеттэн жилэк-жимеш, конфетлар алырсын да, эчке эшлэр булегенэ килерсен, безне кунакханэгэ алып барырга кирэк була», ди. Эйткэн номерга таксистларнын берсе 1000 сум акча, икенчесе 550 сум акча сала, кибеттэн тэм-том алганнан сон, карусыз таксистлар эчке эшлэр булеге янына килеп туктыйлар. Котеп утыра-утыра гына узлэренен алданганлыкларын анлыйлар.

     Мошенниклар телэсэ кем белэн элемтэгэ керэ, телэсэ кем белэн энгэмэ  кора алалар. Узлэрен гадэттэ милициядэн дип, таныштыралар.  Нэрсэ дип кенэ куркытсалар да, ин элек, район эчке эшлэр булегенэ шалтыратып, хэлне ачыклагыз.  Район эчке эшлэр булегенен телефон номеры 3-04-02, 02.  

 

*** Сонгы вакытта Мордовия Республикасынын Саранск шэхэрендэ олкэн яшьтэге кешелэргэ карата мошенниклык фактлары кылынган. Билгесез хатын-кызлар КПРФ партиясе акциясе буенча, барлык хезмэт ветераннарына хэм тыл хезмэтчэннэренэ зур кулэмдэ акча компенсациясе тулэнэчэк дип ышандыралар. Зур суммага ия булу очен купмедер кулэмдэ узендэ булган акчаны гына биру кирэк, дилэр. Намус, эхлак дигэн кыйммэтлэр белэн тэрбиялэнгэн гражданнар кесэлэрендэге акчаларын алдакчыларга бирэлэр.  

*** Телефон мошенниклары Мамадыш районында пенсия яшендэге апаны алдыйлар. Шалтыратучы узен хокук саклау органнарыннан дип таныштыра, улынын хокук бозуын эйтэ. Улын жибэру очен телефон номерына 8 мен сумм акча салу кирэк, ди. Ана кеше узенен улынын исемен ишетугэ, кирэкле сумманы жыя. Сатучы ярдэме белэн кибеттэге терминал аша акчаны сала. Хормэтле газаета укучылар, ашыгып ялгыш карарлар ясый курмэгез. Хэлне ачыклау очен эчке эшлэр булегенэ шалтыратыгыз.

*** Казан шэхэрендэ 76 яшьлек пенсионер урамда ике хатын-кыз белэн таныша. 1000 сумга ул аларны узендэ кундырып чыгарырга ризалаша. Таныш булмаган хатын-кызлар ойгэ керугэ, ойдэ бозым бар, хэзер ук чистартырга кирэк, дилэр. Чистартунын махссус йоласы бар, монын очен ойдэ булган бар акчаны китерергэ кушалар. Эбинен акчасы аз була, кызлар кушуы буенча, куршесеннэн 35 мен сумм акча ала, узенен алтын бизэну эйберлэрен дэ ости. Барысы 44 мен сумм акча жыела. Торгэккэ тореп, кровать астына куярга кушалар. Алар киткэннэн сон, эби торгэкне ачып карый, анда кэгазь генэ була. Соныннан ул узенен алданганын белэ, полициягэ шалтырата. Эбинен эйтуенчэ, алар чегэнгэ охшаганнар, 25-32 яшьлэр тирэсендэ. Газета укучылар, урамда телэсэ кем белэн танышмаска тырышыгыз, аларны оегезгэ чакырмагыз, шикле кешелэргэ юлыкканда, куршелэрегезгэ, туганнарыгызга, яисэ хокук сакчыларына хэбэр бирегез.  

 

Алдану хэм алдау

 

           Яхшы суздэн жан эри, дилэр. Якты йоз, йомшак сузгэ кытлык бу вакытта, кемнендер жылы карашын, кайгыртуын тоюдан кунеллэр нечкэрэ. Менэ шушы халэттэн оста файдалана да инде мошенниклар. Явыз ниятлелэрнен корбаннары буларак купчелек очракта олкэн яшьтэге кешелэр зыян курэ. Мошенниклар узлэрен социаль хезмэткэрлэр, пенсия фондыннан  дип танытып, алдау юлы белэн ойгэ утэлэр. Эби-бабайлар белэн ихлас энгэмэ корып ышанычларын яулыйлар. Узлэре белэн алып килгэн товарларын курсэтэ башлыйлар. «Утэ дэ файдалы, нэтижэле» элеге  товар-аппаратларнын бик кыйммэт булуын, лэкин Ил, Ватан алдында курсэткэн тырышлыклары очен, товарларны бик аз гына бэягэ дэ сатарга риза булганнарын белдерэлэр. Э чынлыкта исэ бу товарларнын саткан бэясе чын бэядэн купкэ ерак. Хормэтле олкэннэр, Жину Коне бэйрэме алдыннан алдакчылар тагын да кубэя, узегезне алдата курмэгез. Газета укучылар, сез дэ олкэн яшьтэге куршелэрегезгэ игътибарлырак булсагыз иде, куршелэрегезгэ ят кешелэр, ят машиналар килмиме, шик туганда хэлне вакытында ачыклагыз. Банк хезмэткэрлэре, олкэн яшьтэге кешелэрнен счетларыннан зур кулэмдэ акча алуларына игътибар итсэгез иде, момкинлектэн чыгып акча алунын сэбэбен ачыкларга тырышырга, олкэн яшьтэге кешелэргэ карата мошенниклык фактларынын артуын анлатырга кирэк.        

        Мошенниклар алдау юлы белэн акча узлэштерунен яна торлэрен, ысулларын табып кына торалар. Сонгы вакытта  кэрэзле элемтэ чараларыннан  файдаланып мошенниклык фактлары кин таралды. Мошенниклар корбаннарына «туганын яки балан авыр хэлгэ тарыды, ана карата жинаять эзэрлеклэве башланды, эшне туктатуда без ярдэм итэ алабыз, тик бушка тугел» дип, билгеле бер сумманы, акча салынырга тиешле счет, телефон номерын эйтэлэр. Зыян куручелэр узлэренен газизлэре очен акча гына тугел, жанын да бирергэ эзер бу вакытта югалып та, каушап та калалар.

        Актаныш авылында яшэуче бер ана мошенниклардан алданып  аларга 25 мен сум акчасын бирэ. Телефонга «улын кеше бэрдерде, ярдэм итеп карарга була, лэкин бушка тугел, анлыйсыздыр, уземне зур куркыныч астына куям», дип шалтыраталар. Милиция хезмэткэре узе ярдэм итэм дип, торганда  ана кеше ничек анламасын да, ышанмасын инде. Явыз ниятлелэр узлэренен мэкерле гамэллэрен башкарганда  милиция вэкэлэтеннэн файдаланалар,  телефоннан сойлэшкэн вакытта узлэрен милиция хезмэткэре дип, таныштыралар. Тэртип сагында торучыларнын формасын, таныклыгын кулланып  жинаять юлына  басалар.    

 

Узегезне алдарга юл куймагыз!

 

     Жинаятьлэрнен торе хэм саны ягыннан мошенниклык урлашулардан кала икенче урында тора. Республикада кэрэзле элемтэ чараларын кулланып мошенниклык  кылу  фактлары арткан. Бу тор жинаятьлэрне ачуда авыр мэсьэлэ булып - мошенниклык белэн шогыльлэнуче затларны ачыклау тора. Купчелек очракта мондый жинаятьлэрне тормэ-зонадагылар кыла. Татарстанда телефон аша  кылынган мошенниклык очракларында шалтыратуларнын (звонокларнын) РФ-нен торле регион абонент номерларыннан булуы ачыкланды.

      Телефон аша мошенниклык факты район жирлегендэ дэ кылынды. Эйтелгэнчэ, мошенникларнын элеге схемасы бугенге кондэ кин таралган. Мошенник телэсэ нинди телефон номерын жыеп корбанына узен  туганы яки танышы дип таныштыра. Нинди дэ булса хокук бозганы, жинять кылганы очен полиция хезмэткэрлэре тарафыннан тоткарланганы турында, акча ярдэмендэ мэсьэлэне хэл итэргэ момкинлеге турында эйтэ. Ягъни, ул эйткэн номерга кичекмэстэн ул сораган акчаны салырга кирэклеген эйтэ.

     Икенче вариант. Полиция, эчке эшлэр булеге хезмэткэре исеменнэн эш йоруче  мошенниклар бар. Алар корбаннары белэн сойлэшкэн вакытта инде берничэ кешегэ ярдэм иткэннэрен эйтэлэр. Корбан акчаларны бирергэ ризалашса, ана акча тапшыру ысулын ойрэтэлэр. Акчаларны тапшыруда таксистлар, банк переводлары-кучермэлэре, терминаллар кулланыла.

        Район жирлегендэ кылынган мошенниклык буенча чираттагы жинаять. 19 апрель конне Актанышта узе генэ яшэгэн олкэн яшьтэге гражданканын оенэ кунып чыгарга дип 2 хатын-кыз керэ. Эбинен оендэ бозым барлыгы турында эйтэлэр. Чистарту очен барлык акча, алтыннарны китерергэ кушалар. Эби, гипнозлангандай аларнын эйткэннэрен эшли. Акчаларын, алтыннарын алып чыгып киткэч кенэ алданганын анлый.  Алдакчылар гадэттэ “акчасын кубрэк тулэрбез, кундырып кына чыгар дип” булачак корбаннарынын ойлэренэ утэлэр.     

Мошенникларнын узлэрен социаль хезмэткэрлэр, газ контролерлары, слесарь, электриклар, коммуналь хезмэт оешмасы вэкиллэре дип таныштырып, йортларга уткэн очраклары бар. Хормэтле гражданнар, йортыгызга чит кешелэрне уткэргэнче, вакытыгызны кызганмагыз, тиешле оешмаларга шалтыратып чынлап та бу кеше турында белешегез.